

Башстатның 2022-2023 уку елы мәгълүматларына караганда, Башкортстанның мәгариф өлкәсендә 115 мең хезмәткәр эшли (республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүчеләрнең гомуми саныннан 12 %). Аларның 32,6 меңе – мәктәп, 4,4 меңе – урта махсус уку йортлары, 4,6 меңе – югары уку йортлары укытучылары. Педагогларның 91% югары белемгә ия.
Мәктәп укытучыларының күпчелек өлешен (89 %) хатын-кызлар тәшкил итә, урта һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары арасында хатын-кызлар –79%, югары уку йортларының профессор-укытучылары арасында исә 60%.
Гомуми белем бирү оешмаларында кадрлар даимилеге күзәтелә: һәр икенче педагогның 20 елдан артык эш тәҗрибәсе бар.
“Башинформ” буенча.