Халыкара Өлкәннәр көнендә (1октябрь) олы яшьтәгеләргә хөрмәт-ихтирам күрсәтү күптәннән матур традициягә әйләнде. Район һәм шәһәр күләмендә, предприятиеләр, мәдәният учрежениеләрендә, уку оешмаларында һ.б. төрле чаралар уздырылды, концертлар оештырылды.
Бәләбәй татар гимназиясендә дә әлеге бәйрәм һәм Укытучылар көне уңаеннан оештырылган чара озакка хәтердә калырлык булды. Уку оешмасына хаклы ялдагы укытучылар, шулай ук башка хезмәткәрләр кунакка чакырылды.
Гимназия җитәкчесе Дамир Хәбибрахмановның җылы котлау сүзләре, гимназия тормышының бүгенгесе белән таныштыруы, укучыларның җырларга, биюләргә бай концерты, чәй өстәле, музейга экскурсия... Ә тагын ихлас сөйләшү, фикерләшү, күңелләрнең бер дулкында тибрәлүе... Бәйрәм көненең бер-берсенә үрелеп кенә барган кадерле бизәкләре булды болар.
– Безне шулкадәр зурлап кунак иттеләр, чәй өстәле туй табыныннан ким булмады. Укыту-тәрбия эшенә керткән хезмәтебезне искә алып, бүген яхшы сүз ишетү – үзе бер шатлык. Бер-беребезне, туган гимназиябезне сагынуыбызны беразга басып, күңелебез булып таралыштык. Ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алып, капкадан чыкканчы озатып калган Дамир Фәнис улына, бөтен коллективка, укучыларга килә алган бөтен ветераннардан чиксез рәхмәт, – ди озак еллар директор урынбасары булып эшләгән, татар теле һәм әдәбияты укыткан Ракия Садри кызы Төхвәтшина.
Зәйфә Салихова.
Фотолар: татар гимназиясе архивыннан.