Новости
5 Октября 2023, 07:00

Башкортстанда илнең "Иң яхшы педагогик династия"се билгеләнәчәк

  Агымдагы елның 8-10 октябрендә Уфада "Иң яхшы педагогик династия" Бөтенрусия конкурсы узачак. Бәйгене М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Русия Мәгариф һәм Ульяновск өлкәсе Мәгариф һәм тәрбия министрлыклары ярдәме белән оештыра. Конкурс “Педагог һәм остаз елы”на багышлана.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда илнең "Иң яхшы педагогик  династия"се билгеләнәчәкБашкортстанда илнең "Иң яхшы педагогик  династия"се билгеләнәчәк
Башкортстанда илнең "Иң яхшы педагогик династия"се билгеләнәчәк

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, илдә 500дән артык педагогик династия бар, аларның кайберләренең гомум стажы 1000 елдан артык.

"Иң яхшы педагогик династия" конкурсы М. Акмулла исемендәге БДПУда 2012 елдан бирле үткәрелә. Быел конкурсның беренче этабында катнашу өчен Русиянең 78 төбәгеннән 630 династия гариза биргән. Иң "өлкән" династиянең стажы 1307 ел тәшкил итә.

Конкурсның жюри составында танылган педагоглар һәм галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, "Ел укытучысы" Бөтенрусия конкурсы лауреатлары кергән. Барлык гариза биргән конкурсантлар арасыннан экспертлар 21 династияне сайлап алган, алар конкурсның ачык этабына чакырылган.

Финалчыларның географиясе бик киң — Ерак Көнчыгыштан, Саха (Якутия) Республикасыннан, Иркутск өлкәсеннән, Алтай краеннан алып Дагстанга, Краснодар краена һәм Донецк Халык Республикасына кадәр.

Быел бәйге өч номинация буенча үткәрелә:"Киләчәк нигезе" (гомум педагогик стажы 50 елдан 150 елга кадәр булган династияләр өчен), “Һөнәргә омтылыш" (гомум педагогик стажы 151 елдан 300 елга кадәр булган династияләр өчен) һәм "Гасырдан-гасырга" (300 елдан артык стажы булган династияләр өчен).

Башкортстанда илнең "Иң яхшы педагогик  династия"се билгеләнәчәк
Башкортстанда илнең "Иң яхшы педагогик династия"се билгеләнәчәк
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас