

Укытучылар көнге алдыннан шәһәр, авыл һәм поселок мәктәпләреннән, балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләреннән педагоглар традиция буенча Бәләбәй шәһәренең Үзәк мәдәният сараена җыелдылар. Аларны БР Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев котлады:
– Безнең һәрберебезнең биографиясында тормыш һәм профессионал юлыбызга йогынты ясаган укытучы мотлак бар. Бәләбәй районы педагоглары һөнәр планкасын югары тоталар, заман белән бергә атлыйлар, армый-талмый белем кимәлен күтәрү өстендә эшлиләр, олимпиадалар һәм конкурслар җиңүчеләрен әзерлиләр, һөнәрләренең абруен саклыйлар. Бәһалап беткесез хезмәтегез һәм сайлаган эшегез өчен рәхмәт сезгә!
Муниципалитет башлыгы педагогик хезмәт ветераннарына рәхмәт белдерде һәм үз эшләренә җаннары белән бирелгән яшь укытучыларны билгеләде. Ул бер төркем мәктәпләр һәм балалар бакчалары хезмәткәрләренә озак еллар намуслы эшләгәннәре, үсеп килүче буынны укытуда һәм тәрбияләүдә казанышлары өчен Башкортстан Республикасы Бәләбәй районы хакимиятенең мактау грамоталарын һәм рәхмәт хатларын тапшырды.
Залга җыелганнарны БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Азат Мөхәмәтҗанов сәламәләде:
– Сезнең һөнәри бәйрәмегездә фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, ныклы сәламәтлек, көч, бәхет һәм иминлек телим, – диде ул.
Азат Мөнир улы 15 нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Якушевага (БР Башлыгының Рәхмәт хаты ),Башкорт гимназия-интернаты директоры Дилбәр Фәтхетдиновага (“Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре” исеме), 15 нче урта мәктәпнең физика укытучысы Наталья Коровинага ( БРның атказанган укытучысы” исеме), башкорт гимназия-интернатының физик культура укытучысы Данил Халиковка һәм Бәләбәй медицина колледжының инглиз теле укытучысы Людмила Горевага (“БРның Мәгариф отличнигы” күкрәккә тагылучы билге), Мәгариф идарәлегенең мәгълүмат- методика белгече СветланаГәрәевага (“Почетлы остаз” күкрәккә тагылучы билге) һәм Аксаков поселогының 38 нче “Көлкәй” балалар бакчасы мөдире Елена Крюковага (БР Мәгариф һәм фән министрлыгының почет грамотасы) наградалар тапшырды.
Котлауларга БР Бәләбәй районы Советы рәисе Сергей Лущиц кушылды.Ул педагогларга иң изге теләкләр теләде һәм югары наградалар тапшырды.
Озак еллар намуслы хезмәтләре һәм мәгариф өлкәсендә уңышлары өчен 17 нче “Чебурашка” балалар бакчасы мөдире Наталья Туленковага, 30 нчы “Аленушка” балалар бакчасы тәрбиячесе Зилә Багамановага, Башкорт гимназия-интернатының фәнни-методика эше буенча директор урынбасары Зөлфия Гыйлмановага, 15 нче мәктәпнең биология укытучысы Сергей Гришинга, 1 нче гимназиянең математика укытучысы Людмила Раззареновага, 8 нче урта мәктәп укытучысы Валентина Фролковага, Мәгариф идарәлегенең мәгълүмат-методика бүлеге начальнигы Наталья Садыйковаларга “Русия Федерациянең мәгариф өлкәсендә почетлы хезмәткәре” исеме бирелде.
Күпьеллык хезмәтләре һәм мәгариф өлкәсендә уңышлары өчен Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгының почет грамотасы белән бүләкләнделәр: Мәгариф идарәлегенең мәгълүмат-методика бүлеге баш белгече Наталья Денисова, Приют поселогы 5 нче мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары Ольга Назарова, Приют поселогы 35 нче “Теремок” балалар бакчасының физик культура буенча инструкторы Әлфия Әсрарова, Татар гимназиясенең физик культура укытучысы Азат Гомәров, Башкорт гимназия- интернатының информатика укытучысы Динар Минаҗев, 17 нче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Индира Сәетова, 15 нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Элла Мурзакова, 36 нчы “Ал чәчкә” балалар бакчасының музыка җитәкесе Любовь Шевлякова, Бәләбәй коррекцион мәктәбе укытучы-дефектологы Гөлнара Әлмөхәмәтова.
Сәхнәгә чыккан һәркемне зал көчле алкышларга күмде. Нагардалар белән билгеләнгән исемнәр – таныш, алар педагоглар даирәсенең актив һәм лаеклы вәкилләре.
Регина Фәизова.
Елена Петрова фотолары.