Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Оксана Никитина тумышы белән Анновкадан. Спорт белән мавыккан кыз мәктәптә укыган чакта ук район ярышларында Баженово авылы егете белән таныша. Дуслык яратуга әйләнә, медицина училищесын тәмамлаганнан соң ул кияүгә чыга һәм ире янына күченә. Шуннан бирле аның тормышы күпмилләтле яшәү пункты белән бәйләнгән.
– Анновкада озак еллар Гөлнур Шәрәфиева фельдшер булып эшләде. Балачактан ук минем шушы изге күңелле, ярдәмчел апага ошыйсым килде, ул һәр кеше күңеленә ачкыч таба, тыныч кына аны тыңлый, кәефен күтәрә белә иде, шуңа күрә шушы һөнәрне сайладым , – дип сөйли Ольга Валерьевна.
Акушер Римма Савельева 1987 елда Бәләбәй медицина училищесын тәмамлаган һәм шуннан бирле Баженовода эшли. Табибә булып эшләүче тутасы үрнәгендә медицинага киткән. Оксана Валерьевна кебек үк, бу һөнәрне сайлавына һич тә үкенми.
– Урамда авылдашларымны очратсам, шунда ук исемнәре искә төшә. Мин бит аларның күпләрен сабый чакларыннан беләм, алар күз алдымда үстеләр, – ди Римма Гыймазетдин кызы.
Авыл медицина хезмәткәрләре эш атнасының ничек узганын да сизми калалар. ФАПта пациентларны кабул итәргә кирәк, төрле процедуралар үткәрергә, өйгә чакыруларга барырга, халыкны диспансеризация үтәргә әзерләргә – бөтен вазыйфаларны санап чыгу мөмкин түгел. Кайчак ял һәм бәйрәм көннәрендә дә алар авыруларга ярдәм гә ашыгалар.
– Без Оксана Никитина, Римма Савельеваларны беренче чакырудан ук ярдәмгә ашыкканнары өчен “коткаручыларыбыз” дип йөртәбез, – ди Баженово авылында яшәүче Вәсимә Буваева.
Еш кына ФАП хезмәткәрләренә пациентлар өчен психологлар булырга туры килә. Һәр кешенең кайсы җире авыртуы турында гына түгел, ә үз язмышы турында да сөйлисе килә.
– Әгәр өлкән буын кешеләренең хатирәләрен язып барсак, тулы бер китап булыр иде, – ди Оксана Никитина. –Күптән түгел, мәсәлән, 80 яшьлек Савва Александрович Васильев Бөек Ватан сугышы елларында кичерергә туры килгән бер вакыйганы сөйләде. Пешекче-немец аны, ач малайны, кызганып ашаткалаган, әмма изгелеге өчен күрмәгәнен күргән. Бүтән фашистлар күз алдында офицер шушы кылыгы өчен аны бик нык кыйнаган һәм урындагы халыкка ярдәм итәргә теләгән һәркемне атып үтерү белән янаган. Савва Александрович бомбалар астында кабат яшәргә мәҗбүр булган туган Донбассы өчен кайгыра.
– Безнең профессияда иң мөһиме – кешеләрне ярату, – диләр Баженово медицина хезмәткәрләре. – Үз адресыңа халыктан, хезмәттәшләреңнән рәхмәт сүзләре ишетүе күңелле, бу тормыш юлын дөрес сайлавыбызга ышаныч өсти.
Медицина хезмәткәрләренең күзәтүләренә караганда, авыл кешеләре саулыкларына күбрәк игътибар бирә башлаганнар, спиртлы эчемлекләр белән мавыккан кешеләр азая бара. Бу бик яхшы, сәламәт, актив яшәү рәвеше алып барган кешеләр күбәя икән, авыл да үсәчәк.
Римма Солтанова.
Елена Петрова фотолары.