Новости
6 Октября 2023, 05:00

Икмәк тулысынча келәтләрдә!

Район аграрийлары бөртекле культуралар уңышын җыюны төгәлләделәр. 26 148 гектар мәйданнан 53 200  тонна ашлык суктырылган, дип хәбәр иттеләр район хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәтендә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Икмәк  тулысынча келәтләрдә!Икмәк  тулысынча келәтләрдә!
Икмәк тулысынча келәтләрдә!

Иген келәтләрен тутыруга К.Иванов исемендәге кооператив, “Линда” агрофирмасы” җәмгыяте, “СП Өсән” җәмгыяте, “Северная Нива Башкирия” җәмгыяте, В.В. Якушинның , А. А. Гришанинның, А.А. Шәвәлиевның крестьян-фермер хуҗалыклары зур өлеш керттеләр. Бу хуҗалыкларда бөртекле культуралар уңышы гектарыннан уртача 20 центнердан артык тәшкил итте. Аерым басуларда аны гектарыннан 30 центнердан артык җыеп алдылар.

Әлеге вакытта районда көнбагышны урып-җыялар. Уңыш яхшы – гектарыннан 20 центнердан артык, –“Северная Нива Башкририя” җәмгыятендә шулай билгеләнә, анда бу техник культура 2000 гектар биләгән.

Туфракны туңга сөрү дәвам итә. К. Иванов исемендәге кооперативта, “СП Өсән” җәмгыятендә, “Линда” агрофирмасы” җәмгыятендә, Знаменка авыл советы, шулай ук В.В. Якушинның, А. А. Гришанинның, Д.С. Шәвәлиевның, А.В. Мышаковның крестьян-фермер хуҗалыкларында пландагы күләмнең яртысыннан артыгын эшкәрткәннәр. Районда киләчәк ел уңышы өчен 10 217 гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелгән, шул исәптән, 6035 гектар арыш, 4182 гектар бодай. К. Иванов исемендәге кооперативта, “СП Өсән”, “Северная Нива Башкирия” җәмгыятьләрендә, В.В. Якушинның, А.А. Гришанинның, Г. Б. Габдрахмановның крестьян-фермер хуҗалыкларында бу эшне әйбәт агротехник срокларда, яхшы сыйфатлы итеп башкарганнар.

Римма Солтанова маериалы буенча Зәйфә Салихова әзерләде.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас