Барлык яңалыклар
Новости
6 октябрь 2023, 11:00

Татарча диктант

13-15 октябрь көннәрендә дөньякүләм татар теленнән белем тикшерү “Татарча диктант” акциясе узачак. Татарча диктант акциясенең асылы ‒ Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант язу. Акциядә һәр кеше катнаша ала.

Татарча диктант
Татарча диктант

Быел татарча диктант сигезенче тапкыр оештырыла. Бүгенге көндә Татарстан һәм Башкортстан  Республикалары, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. Узган ел ул 31 ил һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында узды.

Чыганак: Татар-информ. Фото: Татар-информ.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: