Новости
9 Октября 2023, 05:00

Башкортстан Республикасының Дәүләт гимны барлыкка килүенең 30 еллыгын билгели

1993 елның 12 октябрендәБашкортстан Республикасында дәүләт гимны һәм дәүләт гербы турында законнар кабул ителә. Менә 30 ел инде тантаналы утырышларда һәм киңәшмәләрдә, Башкортстан башлыгы вазыйфасына керешкәндә, республика парламанты киңәшмәләрен ачканда һәм япканда, шулай ук төрле рәсми церемонияләрдә гимн башкарыла. Гимн Башкортстанның дәүләт телләрендә – башкорт һәм рус телләрендә, оркестр, хор белән һәм башка  вариантларда яңгырый.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстан Республикасының Дәүләт гимны барлыкка килүенең 30 еллыгын билгелиБашкортстан Республикасының Дәүләт гимны барлыкка килүенең 30 еллыгын билгели
Башкортстан Республикасының Дәүләт гимны барлыкка килүенең 30 еллыгын билгели

 

Гимн музыкасының авторы – композитор һәм дирижер, Башкортстанның халык артисты Фәрит Идрисов.

Текстына килгәндә, әдәби комиссия республика шагыйрьләреннән барлыгы 140лап вариантны караган. Һәр вариант уйдырма исем  белән имзаланган булган. Баһауетдин Зәйнетдинов белән Рәшит  Шәкүр “Тулпар һәм Шоңкар” исеме астында катнашканнар. Үзешчән шагыйрь, бик күп популяр эстрада җырлары авторы Баһауетдин Зәйнетдинов шушы вариантны 2002 елда дөнья күргән китабында бастырган.

Зәйфә Салихова әзерләде.

Фото: Валерий Шахов

Башкортстан Республикасының Дәүләт гимны барлыкка килүенең 30 еллыгын билгели
Башкортстан Республикасының Дәүләт гимны барлыкка килүенең 30 еллыгын билгели
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас