Барлык яңалыклар
Новости
9 октябрь 2023, 11:00

Өлкәннәр дә, балалар да шат

Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылында балалар өчен уен мәйданчыгын урнаштыру тәмамланды. Озак көтелгән күңелле вакыйга – яңа объектны ачу тантанасы Республика көне алдыннан булачак

Өлкәннәр дә, балалар да шат
Өлкәннәр дә, балалар да шат

Авыл кешеләренең күптәнге хыялы Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашу аркасында тормышка ашты. Балалар уен мәйданчыгын төзү проектының бюджеты 1 миллион 620 мең сум, шул исәптән республика бюджетыннан субсидия – 1 миллион сум, урындагы бюджеттан – 300 мең сум, авыл биләмәсе кешеләренең өлеше 200 мең сум тәшкил итте, спонсорларның иганәләре – 120 мең сум.

Дан паркы биләмәсендә урнаштырылган мәйданчык заман таләпләренә җавап бирә: хәвефсез резин түшәмә, анда спорт тренажерлары һәм төрле яшьтәге балалар өчен уен элементлары – чагу таучыклар, таган, комлык һәм башка күп нәрсәләр бар.

Яңа объект балаларны гына түгел, өлкәнннәре дә сокландыра.

Безнең башлангычка кушылган һәм проектны тормышка ашыруга акчалата өлеш керткәннәрнең барсына да рәхмәт. Күмәк тырышлык нәтиҗәсендә балаларның буш вакыты хәзер файдалырак, кызыграк, күңеллерәк булачак!

Башлангыч төркеме рәисе Раушания Гайсина.

Динара Хәмидуллина фотолары.

 

 

 

Өлкәннәр дә, балалар да шат
Өлкәннәр дә, балалар да шат
Өлкәннәр дә, балалар да шат
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: