Барлык яңалыклар
Новости
10 октябрь 2023, 10:00

Уфада «Идел» башкорт һәм татар җыры бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Тиздән Башкортстан башкаласында чираттагы милли җыр бәйрәме була: 13нче тапкыр «Идел» халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваль-бәйгесе узачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Уфада «Идел» башкорт һәм татар җыры бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Уфада «Идел» башкорт һәм татар җыры бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Оештыручылар агентлыкка хәбәр иткәнчә, конкурска башкорт һәм татар телендә җыр башкаручы иҗади югары уку йортларын тәмамлаучылар һәм студентлар чакырыла. Бәйгедә халык, эстрада, академик һәм автор җыры номинацияләре каралган. Шулай ук 6 яшьтән олырак яшь башкаручыларны балалар номинациясендә катнашырга чакыралар.

Быел конкурсның жюри составына Россия һәм Башкортстанның халык артисты, Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры Флюра Килдиярова, Россия һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт филармониясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның халык артисты, композитор Зөфәр Хәйретдинов, Россия һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры Фәрзәнә Сәгыйтова, Башкортстанның халык артисты Вильдан Яруллин, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Урал Иделбаев, шулай ук «Идел»нең узган еллардагы лауреатлары: Башкортстанның атказанган артисты Зилия Бәхтиева һәм Башкорт дәүләт филармониясе солисты Рафис Сирусин керде.

Чыганак: Татар-информ

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: