

Русия финанс министры билгеләвенчә, 1 гыйнвардан пенсиялар 7,5 % индексацияләнә ( бу фаразланган инфляция кимәле), шуннан соң аның уртача күләме 23 244 сум булыр дип көтелә. Моның өчен барлыгы 600 миллиард сум акча таләп ителә.
Әлеге вакытта Башкортстанда тәгаенләнгән пенсияларның уртача күләме 19 038 сумга җитә. Бу узган елның шушы чорына караганда 6, 3% күбрәк, былтыр пенсия 17 910 сум тәшкил иткән.
2023 елның 1 июненә карата Башкортстанда 1 139 315 пенсионер исәпләнгән. 2022 елның шушы ае белән чагыштырганда аларның саны 13, 7 мең кешегә кимегән.
“Башинформ” буенча.