Барлык яңалыклар
Новости
11 октябрь 2023, 10:00

Башкортстан “Алтын көз – 2023” агросәнәгать күргәзмәсе үсешенә керткән өлеше өчен Гран-прига лаек булды

Мәскәүдә “Алтын көз-2023” агросәнәгать күргәзмәсе тәмамланды.Безнең республика авыл хуҗалыгы өлкәсендә янә үзенең иң яхшы казанышларын күрсәтте. Башкорстан “Күргәзмә үсешенә өлеше өчен” Гран-прига лаек булды дип хәбәр итә республика хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров үзенең ТГ-каналында.

Барлыгы безнең аграрийларның исәбендә 80нән артык медаль.

Безнең төбәктә авыл хуҗалыгын үстерүгә һәрчак ныклы игътибар бирелде.

Өч елда авыллар биләмәләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт проограммасын үтәүгә 6,2 млрд сум акча юнәлтелгән, шул исәптән 3.6 млрд федераль бюджеттан. Торак шартларын яхшыртуга 486 гаилә субсидия алган, барлыгы  төзекләндерү буенча 130 проект тормышка ашырылды, юллар, газүткәргеч һәм суүткәргечләр  салынды һәм салына.

2023 елда 100дән артык яшь белгеч субсидияләрдән файдаланды. Авыл өчен кадрларны мәктәп эскәмиясеннән әзерли башладылар – инде 90 агрокласс ачылган, шуның 38е – узган ел.

Фото: Андрея Назаровның ТГ-каналы.

Башкортстан “Алтын көз – 2023” агросәнәгать күргәзмәсе үсешенә керткән өлеше өчен Гран-прига лаек булды
Башкортстан “Алтын көз – 2023” агросәнәгать күргәзмәсе үсешенә керткән өлеше өчен Гран-прига лаек булды
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: