“Өч ел рәттән Башкортстан – сәнәгать сәясәте сөземтәлелеге буенча федераль рейтинг лидерлары исәбендә. Ике ел беренче булдык, хәзер өченче урындабыз. Бу кабул ителгән карарларның югары кимәлен күрсәтә. Предприятие җитәкчеләренә һәм хезмәт коллективларына бердәм эш өчен зур рәхмәт.
Без “Башнефть”, “БСК”, “Газпром нефтехим Салават”, Берләшкән двигательләр эшләү корпорациясе – Уфа моторлар эшләү производство берләшмәсе, “ПОЛИЭФ”, Учалы тау-баектыру комбинаты”, “Башкорт бакыры”, “НЕФАЗ”, Туймазы бетон ташу машиналары заводы, “Витязь”, “ОЗНА” һәм башка компанияләргә рәхмәт белдерәбез. Алар катлаулы чорда да җитештерүне арттыра, күләмле проектларны гамәлгә ашыра, икътисад үсеешенә йогынт ы ясый.
Аграрийларга ярдәм итүгә зур игътибар бүләбез, авыл хуҗалыгы техникасын яңартуга байтак акча юнәлтәбез”, – диде Радий Хәбиров.
“Башинформ” буенча.
Фото: Валерий Шахов