Новости
12 Октября 2023, 08:00

. Уфада Башкортстан белән Абхазия дуслыгы хөрмәтенә колоннадага тәүге нигез салынды

Республика көнендә Дуслык монументы янындагы Агыйдел елгасы буенда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Абхазия президенты Аслан Бжания Сухум шәһәрендәге кебек колоннадага нигез  ташын салуда катнашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
. Уфада Башкортстан белән Абхазия дуслыгы хөрмәтенә колоннадага тәүге нигез салынды. Уфада Башкортстан белән Абхазия дуслыгы хөрмәтенә колоннадага тәүге нигез салынды
. Уфада Башкортстан белән Абхазия дуслыгы хөрмәтенә колоннадага тәүге нигез салынды

“Без абхаз халык белән дус яшәргә тырышабыз. Колоннада – күптәнге тарихы булган мәңгелек дуслык билгесе. Узган гасырның 20нче елларында, Волга буенда ачлык булган чакта, Абхазия безгә азык-төлек белән ярдәм иткән, Бөек Ватан сугышы елларында яугирләребез Абхазия дәваханәләрендә һәм госпитальләрендә дәваланган, ә 90 нчы елларда без, башкортлар, абхазларга гуманитар ярдәм күрсәттек. Республика көнендә безгә килүегез – олы мәртәбә. Колоннаданы төгәл бер елдан, 11 октябрьдә ачабыз”, – дип вәгъдә бирде Радий Хәбиров.

Бөек ике республика бер-берсенә якынаю өчен тагын бер адым ясады, дип билгеләде Абхазия Президенты Аслан Бжания.

Колоннаданың биеклеге  – 12  метр, озынлыгы – 30  метр, киңлеге – 6  метрга кадәр, материаллары исә фельзит ташы яки гранит.

“Башинформ” буенча.

Фото:Олег Яровиков

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас