Барлык яңалыклар
Новости
13 октябрь 2023, 10:30

Уфаның Совет мәйданында укучыларны “шаймуратовчылар” сафына алдылар

11 октябрьдә, Республика көнендә, Уфаның  Совет мәйданында укучыларны “шаймуратовчылар” сафына багышлау тантанасы үтте. Тантана алдыннан Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән Абхазия президенты Аслан Бжания Русия Герое, легендар дивизия командиры Миңнегали  Шаймуратов һәйкәленә чәчкәләр салды.  

Уфаның Совет мәйданында укучыларны “шаймуратовчылар” сафына алдылар
Уфаның Совет мәйданында укучыларны “шаймуратовчылар” сафына алдылар

Һәйкәл былтыр, 11 октябрьдә ачылган иде.

“Туган республикабызның лаеклы уллары һәм кызлары, ата-бабаларыбызның әхлаки традицияләре, генерал Шаймуратов дәвамчылары булыгыз! Сезне шушы мөһим көн белән котлыйм, кадерле балалар!, – дип мөрәҗәгать итте балаларга Радий Хәбиров, Миңнегали Шаймуратов турында бәян иткәннән соң.

Совет мәйданында барлыгы 900дән артык малай һәм кыз тезелеп басып, ант бирде һәм тантаналы марш белән үтте.

“Башинфорим” буенча.

Фото: Олег Яровиков

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: