Барлык яңалыклар
Новости
16 октябрь 2023, 11:00

Коммуналь парк яңара

Республика көне алдыннан муниципалитетлар  коммуналь ихтыяҗлар өчен яңа техника алды. Автотехниканың беренче партиясенә, шул исәптән Бәләбәй районы өчен дә, ачкычлар тапшыру тантанасы Уфада, “Торатау” конгресс-холлы алдында, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров һәм Беларусь республикасы Премьер-министры Роман Головченко катнашлыгында узды.

Коммуналь парк яңара
Коммуналь парк яңара

Республиканың урам-юл челтәрләрен, җәмәгать киңлекләрен һәм ихаталар биләмләрен җыештыруны гамәлгә ашыручы торак-коммуналь хуҗалыклары предприятиеләре автопаркы юл машиналары, тракторлар, мини һәм фронталь төягечләр, автогорейдерлар, үзбушаткычлапр һ.б. белән тулылындырылды. Коммуналь техниканы яңарту буенча программа кысаларында лизинг килешүләре буенча 2023 елда республика Беларусиядә, шулай ук Беларусь ягы катнашлыгында Уфада җитештерелгән 208 берәмлек техника сатып алырга ниятли. Финанс механизмы техниканы хәзер алып, алты ел буе, 2028 елга кадәр исәпләшү мөмкинлеге бирә.

 – Яңа техниканың беренче партиясен без алдык, – дип хәбәр итте Бәләбәй районы хакимияте башлыгы урынбасары Фидан Булатов. – Универсал Амкодор төягече һәм грейдер –  Бәләбәй шәһәре хакимияте карамагына, МАЗ үзбушаткычы Приютка тапшырылачак.

2023 ел ахырына кадәр Бәләбәй районына 8 яңа коммуналь техника берәмлеге, шул исәптән, өч – Бәләбәй өчен, биш – авыл биләмәләре өчен киләчәк. Шушы максатка 2023 елда республика бюджетыннан 5,9 миллион сум бүленгән, калган сумманы (84,7 млн сум күләмендә) 2028 елга кадәр этаплап түлисе була”, – дип төгәллек кертте Фидан Шамил улы.

БР Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында хәбәр итүләренчә, тагын 53 берәмлек техника алуга конкус уздырыла. Тәэмин итүчене ачыклауны һәм контрактлар төзүне шушы елның 15 ноябренә кадәр тәмамларга ниятләнә.

Светлана Шириня.

Бәләбәй шәһәре биләмәсе хакимияте фотоларында: үзбушаткыч йөртүче Кәрим Шәрифуллин, төягеч водителе Николай Федоров.

 


Коммуналь парк яңара
Коммуналь парк яңара
Коммуналь парк яңара
Коммуналь парк яңара
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: