“Бәләбәй хәбәрләре” редакциясенә якын көннәрдә Венера Таҗиевадан хат килде, ул Знаменка авыл советы авыл биләмәсендә яшәүчеләрнең сөенечләрен белдергән. Анда шундый юллар бар:
– Хөрмәтле Азат Альверт улы! Сезгә Знаменкада һәм Яңа Сарай, Мочилки һәм Казанка авылларында яшәүче күпсанлы халык исеменнән мөрәҗәгать итәм. Знаменка юлын төзегән өчен рәхмәт белдерәм! Авыл кешеләре өчен мөһим мәсьәләне хәл итүдә катнашканыгыз өчен зур рәхмәт.
Юл төзек, яңа асфальт күзләрне шатландыра. Хәзер Знаменкадан Бәләбәйгә автомобильдә бару хәвефсез, шулкадәр рәхәт.
Авыл кешеләренең проблемаларын аңлаганыгыз, авылда тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән чараларны тормышка ашыруда ярдәмегез өчен рәхмәт Сезгә! Бу кешеләр турында ничек кайгыртырга кирәклекнең ачык чагылышы – сүз белән түгел, ә эш белән. Безнең өчен әлеге изге эшкә үз өлешен кертүчеләрнең барсына да ихлас рәхмәтләребез, Яхшы, сыйфатлы юл – биләмәнең йөзе шикелле. Шәп нәтиҗә өчен рәхмәт!
Римма Солтанова әзерләде.