Барлык яңалыклар
Новости
17 октябрь 2023, 15:00

Акча кирәкме – конкурста катнашыгыз!

Башкорстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне конкурста катнашырга һәм төзекләндерүгә 700 меңнән алып тагын да күбрәк акча алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска  чакыра.

Акча кирәкме – конкурста катнашыгыз!
Акча кирәкме – конкурста катнашыгыз!

Заявкалар быелның 30 октябренә кадәр өч номинация буенча кабул  ителә: “Иң яхшы күпфатирлы йорт”, “Иң яхшы подъезд”, “Иң яхшы йорт яны биләмәсе”.

Конкурста җиңгән очракта, акчаларны йорт яны биләмәсен төзекләндерүгә дә, йортны, подъездларны, инженерлык челтәрләрен ремонтлауга да тотынырга була, әмма яшәүчеләрнең гомуми җыелышы карары буенча гына.

Идарәче компанияләргә һәм торак  милекчеләренә йорт  һәм ихата биләмәсе торышын яхшыртуга акчаларны өстәмә җәлеп итү өчен стимул бирелә.

Әйтергә кирәк, Бәләбәйнең аерым күпфатирлы йортлары әлеге конкурста берничә тапкыр җиңү яуладылар. Шул йортларда яшәүчеләрнең оешканлыгы нәтиҗәсендә  әле дә аларда тәртип саклана.

Әлегә конкурс комиссиясенә 30 заявка килгән.

Мила Любченко.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: