Барлык яңалыклар
Новости
18 октябрь 2023, 11:00

Бәләбәй предприятиесе үсешкә грант отты

Республикада субсидияләр рәвешендә грантлар бирү конкурсына  йомгак ясадылар. Алар социаль эшкуарлар реестрына кертелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына төбәк бюджетыннан биреләчәк.

Бәләбәй предприятиесе үсешкә грант отты
Бәләбәй предприятиесе үсешкә грант отты

“165 социаль предприятие грантлар алды, бу 2022 елдагыдан 12,2 процентка күбрәк. “Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык  башлангычына ярдәм” милли проектын гамәлгә ашыру чикләрендә шушы максатка 81,78 млн сум акча юнәлтеләчәк, бу 2022 ел белән чагыштырганда 14,6 процентка күбрәк”, - дип хәбәр иттеләр республиканың эшкуарлык һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәтендә.

 – Башкортстанда 404 социаль предприятие теркәлгән. Ел башыннан аларның  сан ягыннан да артуы да, дәүләт ярдәме чараларын алуда активлашуы да шатландыра. Социаль бизнеска дәүләт ярдәме проектын гамәлгә ашыру өчен грантлар бирүгә конкурста өч елда 428 кече һәм урта эшкуарлык субъектлары җиңүче булдылар. Социаль өлкәдә проектларны тормышка ашыруга 200, 6 млн сум юнәлтелде, – дип аңлатма бирде ведомство җитәкчесе Рөстәм Афзалов.

Субсидияләрнең төп өлеше мәгариф өлкәсендә проектларны тормышка ашыруга, социаль-көнкүреш һәм социаль-медицина хезмәтләре күрсәтүгә, савыктыруны, спорт һәм туристик чараларны оештыруга, шулай ук социаль зәгыйфь гражданнар категориясен эшкә урнаштыруга, аларга хезмәт өчен шартлар тудыруга юнәлтеләчәк.

2023 елда гариза бирүчеләрнең өстәмә финанслау өлеше проектларның гомум бәясенең 25тән 78 процентына кадәр  тәшкил итте, грантлар күләме – 300дән 500 мең сумга кадәр.

Мәсәлән, “БелАвтодеталь” җәмгыяте грант акчасына  “Лада Веста” автомобиле өчен утыру мендәренең каркасын ябыштыру участогы оештырырга планлаштыра. Әлеге вакытта предприятиедә 100дән  артык хезмәткәр-инвалид эшли, персоналның гомум санының 50 проценты. Проект булган хезмәткәрләрнең тотрыклы эшен тәэмин итәргә, шулай ук өч инвалидны эшкә урнаштырырга мөмкинлек бирә.

Светлана Шириня әзерләде.

Елена Петрова фотосы.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: