***
Республика көне алдыннан Мәтәүбаш авылында балалар уен мәйданчыгын ачу тантанасы узды. Балаларның хыялы Урындагы башлангычларга ярдәм программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә чынга ашты. Әлеге проект – кешеләргә авылда яхшырак яшәүгә ярдәм итүче яхшы механизм.
Проект бюджеты 1 620 000 сум тәшкил итте (республика бюджетыннан 1 млн. сум, урындагы бюджеттан – 300 мең сум). Халыкның (мәтәүбашлар, акбасарлар, аккаеннар) акчалата керткән өлеше 200 мең сум булды, ә төп сапонсор Илшат Биккинин 100 мең сум акча кертте. Авыл советы хакимияте башлыгы Нәзир Гайсин, башлап йөрү төркеме җитәкчесе Раушания Гайсина изге эшкә үз өлешен керткән һәркемгә, эшне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарган подрядчикларга рәхмәт белдерәләр.
***
Быел Малиновка авыл советының Рәбаш разъезды авылы тормышында озак көтелгән вакыйга булды. Аңа илтүче юл полотнасын күтәрттеләр.
***
Уфада Эшкуарлык атналыгында “Әни- эшкуар” федераль проектының төбәк этабында җиңүчеләрне һәм финалга чыгучыларны бүләкләделәр.
Анда 150дән артык хатын-кыз катнашуга заявка биргән. 35 иң яхшы проект арасында, алар – конкурс финалистлары, Приют поселогында яшәүче Анастасия Логинованың да медицина өлкәсенә караган бизнес-проекты бар.
***
2023 елда Башкортстанда Спорт министрлыгының 100 еллыгы билгеләнә. Башкаланың ”Башкортстан” дәүләт концерт залында узган тантанада Русиянең Олимпия комитеты директоры Владимир Сенглеев Башкортстан Республикасында физик культура һәм спорт үсешенә керткән өлеше өчен Бәләбәй районы хакимиятенең физик культура һәм спорт бүлеге начальнигы Эльвира Каһировага – рәхмәт хаты, ә тренер Салават Гомәровка 10000 сумлык сертификат тапшырды.
***
“Пушкин картасы” федераль проекты кысаларында Бәләбәй үзәк китапханәсендә “Китапханә байлыгы” экскурсиясе булды. Чарада катнашкан медицина колледжы студентлары шулай ук интеллектауаль уен да уйнадылар. 4 команда әгъзалары кроссвордлар, ребуслар чиштеләр, “Әдәби”, “Кросс-турнир”, “Тарихтагы исемнәр” конкурсларында катнаштылар.
***
Балалар бакчасы – балачакның гомергә хәтердә кала торган бизәге. Бәләбәй шәһәренең “Җәйгор” балалар бакчасы үзенең ун еллык юбилеен билгеләде. 10 елда балалар бакчасы 800 баланы мәктәпләргә озаткан.
Зәйфә Салихова.