Барлык яңалыклар
Новости
18 октябрь 2023, 10:00

Укучыларның көзге каникулы 28 октябрьдә башлана

Башкортстанда көзге каникуллар 28 октябрьдә башлана һәм 6 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Укучылар 7 ноябрьдә генә укырга бара, чөнки 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләнә. Быел ул шимбәгә туры килә, шуңа күрә ял дүшәмбегә, ягъни 6 ноябрьгә күчерелә.

Укучыларның көзге каникулы 28 октябрьдә башлана
Укучыларның көзге каникулы 28 октябрьдә башлана

Бу хакта социаль челтәрдә Башкортстанның мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте. Ведомство җитәкчесе укучыларга хәвефсезлек чаралары һәм кагыйдәләре хакында да искә төшерде.

Боздан сак булырга да кисәткән ул. Шулай ук: “Юл аша тиешле урында, светофорның яшел утына, машина юклыгына ышангач кына чыгарга кирәк. Игътибарлы булу мөһим! Үзегезне саклагыз!” – дип язган.

“Башинформ” буенча.

Фото:«Башинформ» мәғлүмәт агентлығы архивы

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: