Новости
19 Октября 2023, 05:00

Балалар бакчалары педагоглары республика форумына җыелачак

2023 елның 31 октябрендә Башкортстанда мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагогларының республика форумы оештырыла, дип хәбәр иттеләр Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

title
Балалар бакчалары педагоглары республика форумына җыелачакБалалар бакчалары педагоглары республика форумына җыелачак
Балалар бакчалары педагоглары республика форумына җыелачак

Форумның төп темалары – мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәтенең стратегик юнәлешләре һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү өчен бердәм белем бирү киңлеген булдыру.

“Форум эшендә мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләгән 600дән артык хезмәткәр катнаша. Алар арасында – фән, мәгариф белгечләре, мәгариф идарәлегенең муниципаль органнары җитәкчеләре, шулай ук бапалар бакчалары мөдирләре, педагоглар һәм тәрбиячеләр”, – дип өстәделәр Башкортстанның мәгариф министрлыгында.

“Башинформ” буенча.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас