Новости
19 Октября 2023, 10:00

Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары арттырылды

Грант ярдәме алган махсус хәрби операциядә катнашучылар эшмәкәрлекнең планлы күрсәткечләренә ирешмәгән өчен җаваплылыктан азат ителә. Бу хакта хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә республика вице-премьеры – финанс министры Лира Игтисамова хәбәр итте. Башкорстстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә  ярдәм күрсәтү эше дәвам итә, дип билгеләде ул. Аның сүзләренчә, республикада 37 ярдәм чарасы каралган, исемлек тагын берничә чара белән тулыландырылган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары арттырылдыРеспубликада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары арттырылды
Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары арттырылды

 “Шулай ук махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның авыл җирендә яшәгән гаилә әгъзаларына торак шартларын яхшыртырга социаль түләүләр планлаштырыла. Моннан тыш, хәрбиләрнең балалары физкультура-спорт оешмаларына тәү чиратта кабул ителергә тиеш, шулай ук бапаларны яшәгән урынга бакчага күчергәндә өстенлекле хокук бирелә. Әлеге вакытта 351 баланы күчергәннәр. Шулай ук махсус операциядә катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары мәдәният учреждениеләренә ташлама белән керергә мөмкин”, – диде Лира  Игтасимова.

Русия Герое исеменә лаек булган яки Русия Федерациясе орден-медальләре белән бүләкләнгән яугирләргә бер тапкыр бушлай җир участоклары бирү турында закон проекты әзерләнгән.

Фото: Эдуард Кучкарбәков

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас