

М.Р. Мирсаев 1974 елның 27 маенда Башкортстанның Әлшәй районы Кайраклы разъезды авылында туган.
Бәләбәйгә 1976 елда әти-әнисе белән күченеп килгәннәр.1990 елда 15 нче урта мәктәптә тугызынчы классны тәмамлагач, 40 нчы һөнәри лицейда электр һәм газ белән эретеп ябышыручы һөнәренә укыган.
1992-1993 елларда илнең Кораллы Көчләре сафларында хезмәт иткән. Хезмте тәмамлангач, 1993 елның декабрендә РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. 1995 елның апрелендә запаска чыккан. Армиядән соң Себердә, “Белзан”, “Бәләбәй ”Автокомплект” заводы” җәмгыятьләрендә эшләгән.
2016 елдан 2023 елгача, миноборона белән чираттагы контрактын төзегәнгә кадәр, “Теплоэнерго” җәмгыятендә эшләгән. Өйләнмәгән, балалары юк.
“Марат Ринат улы 2023 елның 18 июлендә Луганск Халык Республикасының Макеевка яшәү пункты районында махсус хәрби операция үткәрү нәтиҗәсендә хәрби хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә батырларча һәлак булды, – дип хәбәр иттеләр хәрби ведомствода. – Батырлык Ордены белән бүләкләнгән (үлгәннән соң)”.
Каһарманны соңгы юлга озатырга бик күп бәләбәйлеләр килде. Матәм митингында БР Башлыгы вәкиле, Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Кирилл Первов, муниципаль район Советы рәисе Сергей Лущиц, Бәләбәй районы хакимияте башлыгы урынбасары Ихсан Бәдретдинов, район ветераннар советы рәисе Александр Буйлов, Мирсаевның хезмәттәшләре, туганнары, якыннары катнаштылар, шулай ук җәмәгатьчелек вәкилләре килделәр.
Махсус хәрби операциядә катнашучыны туган ягында, Әлшәй районында җирләделәр.
Светлана Шириня.
Елена Петрова фотолары.