

85 яшендә бакыйлыкка күчкән шәхеснең исеме халык йөрәгенә язылган.
Мостафа Сафа улының күп телләргә тәрҗемә ителгән иҗатын, «Айгөл иле», «Кыз урлау», «Ай тотылган төндә», «Ташлама утны, Прометей!» кебек пьесаларын; «Озын-озак балачак”, «Безнең өйнең яме», «Өч таган», «Ярлыкау» повестьларын; күкрәгеннән кошлар очырып язган шигырьләрен, аныд сүзләренә язылган “Укытучыма”, “Өченче көн тоташ кар ява” һ.б җырларын кем генә белми икән.
Аның иҗаты югары фәлсәфәви мәгънә, чын гражданлык, канат куючы изгелек һә м романти зм рухы беләне сугыралган. Чиксез ихлас, ачык кше буларак, һәрчак өмет һәм ышаныч чыганагы булып т орды. Мостай Кәрим үз иленең бөек кешесе.
Игътибарыгызга күренекле шагыйрьнең искиткеч бай иҗатыннан күчтәнәч.
Язмышлардан узмышлар
(«Язмышлардан узмыш бар…» спектакленнән)
Йөрәкләр кушылды, ә юллар аерылды —
Уртага ярылды тормышлар.
Яртышар-яртышар калдык без — нишләрбез
Язмыштан булмаса узмышлар?
Сөйгәнем — ятларда.
Моңсу таң атканда өзелә җаннарым, өзелә.
Хәсрәтем югала, шатлыгым югала
Бер генә карасам йөзеңә.
Дөм кара төннәрдә, йолдызлар сүнгәндә
Йөрәкне чакмалый чагырмын.
Менәрмен үрләргә, төшәрмен гүрләргә —
Язмыштан узмышлар табырбыз.
Кешеләргә начар төшләр керә…
Кешеләргә начар төшләр керә…
Имеш, җирне атом үртәгән,
Океаннарны парга әйләндергән,
Тауларны тузан итеп күтәргән.
Кешеләргә начар төшләр керә…
Хаким булган, имеш, дивана,
Ә галимнәр, дивананы хуплап:
«Акыл иясе!» –дип, куана.
Кешеләргә начар төшләр керә…
Сөю әверелә хатага,
Дус дигәне хаин булып чыга,
Ул хыянәт итә атага…
Кешеләргә яхшы төшләр керә…
Җирдә, имеш, ачу, шикләр юк,
Ил чикләре беткән, кешеләрнең
Йөрәк арасында чикләр юк.
Кешеләргә яхшы төшләр керә…
Акыл белән намус — тәхеттә,
Ә ахмаклык тере мәет булган,
Явызлык һәм ялган — ләхеттә.
Кешеләргә яхшы төшләр керә…
Бар гашыйклар бергә кавышкан,
Ул — атаны, кыз — ананы таный,
Бөтен адашканнар табышкан.
Кешеләргә төрле төшләр керә…
Сорап тормый керә –төн белән.
Начарлары төштә генә калсын,
Яхшылары булсын гел өн генә.