Барлык яңалыклар
Новости
23 октябрь 2023, 12:00

Мавыктыргыч экскурсиядә булдылар

Татар гимназиясе укучылары еш кына шәһәрнең истәлекле урыннарында, уку йортларында, производство объектларында  экскурсиядә булалар.

Мавыктыргыч экскурсиядә булдылар
Мавыктыргыч экскурсиядә булдылар

Шушы көннәрдә генә  һөнәри юнәлеш эше кысаларында уку оешмасының 10 нчы сыйныф укучылары Бәләбәй медицина көллиятендә булдылар. Анда аларга мавыктыргыч итеп озак еллар эшләп килүче медицина көллияте белән таныштыру экскурсиясе уздырдылар.

Укытучылар һәм студентлар медицина белгечлекләре турында бәян иттеләр, булачак медицина хезмәткәрләре әзерләнүче кабинетларны күрсәттеләр. Укучыларга экскурсия ошады. Араларында киләчәктә үзен медицина өлкәсенә багышлау турында уйланучылар булмый калмагандыр.

Зәйфә Салихова.

Мавыктыргыч экскурсиядә булдылар
Мавыктыргыч экскурсиядә булдылар
Мавыктыргыч экскурсиядә булдылар
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: