Чарада катнашучылар бала чакларына әйләнеп кайттылар – урамда, өйдә бергә нинди уеннар уйнаганнарын искә төшерделәр, күңелле конкурсларда катнаштылар. Алар борыннан безнең көннәргә кадәр сакланып килгән, әмма онытыла төшкән татар халык уеннарын искә төшерделәр. Күңелле һәм тәрбияви әһәмияткә ия ул уеннар буыннан-буынга күчә килеп, халык авыз иҗатының бөтен якларын да үз эченә алып шомарган, матурланган: аларда җырлар да бар, анык рольләр дә һ.б.
Нәкъ борынгы уеннар фантазиянең ни кадәр бай булуын күрсәтә, алар ярдәмендә изгелек, бер-береңә ярдәм итү, бердәм булу кебек яхшы сыйфатлар тәрбияләнә.
Зәйфә Салихова.