Новости
24 Октября 2023, 06:00

Уфада район хакимиятләренең беренче урынбасарларына Lada Niva Travel автомобиле ачкычлары тапшырылды

Хәтерегезгә төшерәбез, Русия президенты Владимир Путин дәүләт хезмәткәрләренә һәм муниципаль хезмәткәрләргә эштә Русия автомобильләрендә йөрергә кушты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфада район хакимиятләренең беренче урынбасарларына Lada Niva Travel автомобиле ачкычлары тапшырылдыУфада район хакимиятләренең беренче урынбасарларына Lada Niva Travel автомобиле ачкычлары тапшырылды
Уфада район хакимиятләренең беренче урынбасарларына Lada Niva Travel автомобиле ачкычлары тапшырылды

“Без 2024 елда Уфаның 450 еллыгын билгеләргә җыенабыз. Алда безне җитди, көчергәнешле эш көтә. Уфа – 700 квадрат километр, мең ярым  километр озынлыктагы меңләгән урам, 5500 күпфатирлы йорт, парклар, скверлар – гомумән, төзекләндерү һәм яшелләндерү биләмәсе. Бу автомобильләр шәһәр районнары хакимиятләренең беренче урынбасарлары өчен туган муниципалитет мәнфәгатьләренә хезмәт итү чарасы булыр дип ышанам. Кабинетта гына утырмагыз, биләмәгә ешрак чыгыгыз, “- дп язды Уфа хакимияте башлыгының беренче урынбасары Сергей Кожевников социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Башинформ.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас