Новости
26 Октября 2023, 12:00

Аварияләр – азрак, каза күрүчеләр – күбрәк

Ел саен Русиядә 30 меңгә кадәр кешенең гомере автомобиль тәгәрмәчләре астында өзелә, шул исәптән балаларныкы да. Яралылар саны –  дистә меңнәрчә, матди зыян миллионнарча сумнарга җитә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Аварияләр –  азрак, каза күрүчеләр – күбрәкАварияләр –  азрак, каза күрүчеләр – күбрәк
Аварияләр – азрак, каза күрүчеләр – күбрәк

ЮХХДИның Бәләбәй районы  буенча бүлеге мәгълүматына караганда, 2023 елның тугыз аенда район автоюлларында 544 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, бу 2022 елның шул чоры белән чагыштырганда 186 га азрак. Шуңа карамастан, каза күрүчеләр саны 44тән 65 кә җиткән. Аварияләрдә дүрт кеше һәлак булган, шул исәптән бер бала.

Әмма саннар – гади статистика гына түгел, бу кайгы, әрнү, күз яшьләре, кайтара алмаслык югалтулар һәм сәламәтлек проблемалары. Безнең һәркайсыбыз юл хәрәкәте корбаны булган якын кешесе яки танышы турында мисал китерә аладыр.

Кануният ничек кенә каты булмасын, водительләр арасында транспорт чарасына эчкән килеш утыру киң таралган иң зур кагыйдә бозу. Моннан тыш, җәяүлеләргә бәрелү (13 кеше каза күргән), юлдан чыгу (ун кеше яраланган, берәү һәлак булган) һәм иң таралганы – машиналарның бәрелешүе (32 кеше каза күргән, икесе һәлак булган).

Авария хәлләрен һәм юл һәлакәте сөземтәләрен киметү максатында ЮХХДИ хезмәткәрләре атнасына ике тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очракларын ачыклар өчен искәртү рейдларына чыгалар. Агымдагы чорда йөзгә якын оператив- профилактик чаралар уздырылган. Моннан тыш, ДАИ хезмәткәрләре балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү өчен мәгариф учреждениләрендә булалар.

Безнең юлларда хәлнең яхшы якка үзгәрүенә, ә юл кагыйдәләрен үтәү хәрәкәттә катнашкан һәркемнең бурычы гына түгел, ә эчке ихтыяҗына әйләнер дип ышанасы килә, – дип  чакыралар Дәүләт автоинспекциясендә.

Регина Фәизова.

Елена Петрова фотосы

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас