

1 октябрьдән индексация булды, шуны исәпкә алып, хәзер махсус операциядә катнашучыларга кимендә 210 мең сум түләнә, дип хәбәр итә “Красная звезда” гәзите Русия оборона министры урынбасары Татьяна Шевцовага сылтанма белән.
Шулай ук хәрби пенсионерларны һәм аларның гаилә әгъзаларын пенсия белән тәэмин итү кимәлен күтәрү өчен 2023 елда хәрби пенсияләр 10,5 процентка индексацияләнде.
“Башинформ”