Барлык яңалыклар
Новости
26 октябрь 2023, 14:00

Башкортстаннан тәмлекәчләр тулы рюкзаклар – Донецк Халык Республикасы балаларына

Махсус хәрби операция зонасында барган вакыйгаларга Башкортсанда беркем  дә битараф калмый. Һәм яңа кушылган территорияләрдә яшәүчеләргә безнең яклауны тою үтә мөһим.

Башкортстаннан тәмлекәчләр тулы рюкзаклар –  Донецк Халык Республикасы балаларына
Башкортстаннан тәмлекәчләр тулы рюкзаклар – Донецк Халык Республикасы балаларына

Узган атнада Бәләбәйдән чираттагы гумантар ярдәм китте. Безнең яугирләргә адресланган әйберләр,  автозапчастьләр, су, канистрлар арасында  тартмага балалар өчен дә посылкалар әйбәтләп салынды.

 – Складта балалар рюкзаклары белән тартма калды, без аларны тәм-том, куертылган сөт белән тутырдык. Гумконвой аларны үзе белән алды. Мариупольдә безнең егетләр бу рюкзакларны бөтен мохтаҗларга таратты, – дип сөйләде “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” ирекмәннәр хәрәкәте координаторы Алена Рах манкулова.

Ирекмәннең сүзләренә караганда, тәмлекәчләрне 17 нче мәктәп һәм Башкорт гимназия- интернаты укучылары китергәннәр. Алар яугирләргә дә, балаларга да җиткән.

 – Акцияне йөкне озата баручыларның берсе – Сергей Паньков уйлап тапты. Без, ирекмәннәр, шунда ук идеяне күтәреп алдык һәм барсы да килеп чыкты! – дип хәбәр итте Алена.

Малайлар һәм кызлар өчен 15 посылка барып җиткән, балалар ерак Башкортстанда яшәүчеләрнең игьтибарына шат.

Регина Фәизова.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: