Үзләренең юмор хисен, үзенчәлекле артистлык һәм музыкаль сәләтләрен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәтергә Ярмәкәй, Бүздәк, Бәләбәй, Благовар һәм Дәүләкән районнарыннан укучылар килделәр.
Һәр команда юморы белән хәйран калдырды, кызыклы сценкалар, мәрәкә миниатюралар күрсәтте, уенга үз кабатланмаслыгын алып килде. Беренче урын өчен көрәш киеренке булды, әмма Приют поселогының 16 нчы мәктәбеннән “Яшел ут” Бәләбәй командасы дулкынлануын җиңеп, беренче урын яулады. Әлеге мәктәп укучылары конкурсның муниципаль этабында да җиңү яулаганнар иде.
Регина Фәизова.
Фотолар мәктәп архивыннан.
.