

Күптән түгел подряд оешмасы җитәкчесе – “Башрегионстрой” җәмгыятенең генераль директоры Ирек Әхмадуллин объектта булды. Ул шәһәр стадионын яңартуга бәйле агымдагы мәсьләләр каралган эш киңәшмәсендә дә катнашты.
– Әле төзелеш мәйданында суүткәргеч һәм канализациянең тышкы челтәрләрен сузу эше бара. “Новотент” җәмгыяте Яр Чаллы шәһәреннән бинаның каркасын монтажлау өчен металл конструкцияләр кайтара башлады. Тиздән бу предприятие хезмәткәрләре аларны җыя башлаячак, – дип сөйләде подряд оешмасы прорабы Валерий Муратханов.
Булачак хоккей тартмасының каркасын төзүчеләр ПВХдан төрле төсләрдәге тент белән каплаячаклар.
Объектны тапшыру срогы – киләсе елның декабре. Шәһәр кешеләре, аеруча спорт сөючеләр боз мәйданына тимераякта басу көнен түземсезлек белән көтәләр.
Әйдә, Русиядә Спорт елы дип игълан ителгән киләсе елда безнең спортчыларыбыз яңа җиңүләр белән безне шатландырсын!
Римма Солтанова.
Елена Петрова фотолары.