Барлык яңалыклар
Новости
30 октябрь 2023, 11:00

Челтәр үрү остаханәсендә “Коса” кушаматлы яугир булды

Челтәр үрү остаханәсенә “Коса” кушаматлы  яугир килде, очрашу бик җылы халәттә узды  

Челтәр үрү остаханәсендә “Коса” кушаматлы  яугир булды
Челтәр үрү остаханәсендә “Коса” кушаматлы яугир булды

 – Ирекмәннәр белән чәй эчтек, ул көндәлек тормышлары, ничек урнашулары турында бәян итте. Хатын-кызлар үрелгән челтәрләрне позицияләрдә ничек файдаланулары турындагы фотолар һәм видеоны кызыксынып карадылар. Челтәрне ничек үрүләрен күрсәттеләр, яугир белән яңасын үрә башладылар, – дип сөйләде “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” ирекмәннәр оешмасы координаторы Алена Рахманкулова.

Ә сугышчы, егетләрнең кәефе яхшы, алар көчле, ышанычлы,  ди.

Ирекмәннәр эшне туктатмаска һәм көзге-кышкы мизгелгә  челтәр әзерләргә вәгъдә бирделәр.

Яугир белән кочаклашып хушлаштылар. Остаханәдә хатын-кызлар әнә шулай яугирләрне кочаклап, үз җылыларын, энергияләрен бирәләр. Ана мәхәббәте бу. Сугышчыларның кочаклашуы башкача, алардан аерым җылылык бөркелә, диләр алар.

Светлана Шириня.

А. Рахманкулова фотолары.

Челтәр үрү остаханәсендә “Коса” кушаматлы  яугир булды
Челтәр үрү остаханәсендә “Коса” кушаматлы яугир булды
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: