Барлык яңалыклар
Новости
30 октябрь 2023, 12:00

Матбугат-2024. Изге эштән читтә калма!

“Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты “Изге подписка” акциясен башлады. Аңа республиканың күп муниципалитетлары, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, депутатлар һәм гади гражданнар  кушылды да инде. Алар махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә район басмалаларын яздыртты.

Матбугат-2024. Изге эштән читтә калма!
Матбугат-2024. Изге эштән читтә калма!

Бәләбәйлеләрне мәрхәмәтлек акциясендә катнашырга чакырабыз. “Изге подписка”да теләгән һәркем катнаша ала. “Бәләбәй хәбәрләре” газетасын хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә генә түгел, тыл эшчәннрендә дә, туганнарга һәм якыннарга яздырырга, фото белән #ДобраяПодписка хештегын урнаштырып, эстафетаны социаль челтәрләрдә дусларга тапшырырга була.

Исегезгә төшерәбез, газетага язылу кампаниясе йомгаклары буенча редакция Яңа ел алдыннан бүләкләр уйната!

Газетага язылыгыз, район, республика яңалыкларын белеп торыгыз, бүләкләр отыгыз!

Газета хезмәткәрләре.

Фото татар гимназиясе архивыннан.

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: