Новости
1 Ноября 2023, 10:00

Мәдәният тормышы. Көлдерде “Мунча ташы”

Кичә, ягъни 31 октябрьдә, “Мунча ташы” эстрада миниатюралар театры Бәләбәй Үзәк Мәдәният сараенда үзенең “Безнеңчә” дип  исемләнгән өр-яңа программасы белән чыгыш ясады. Безнең халык юмор һәм сатираны да, шулай ук әлеге коллективны да ярата, бу юлы да алар тамаша залын тутырып килгән иде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Мәдәният тормышы. Көлдерде “Мунча ташы”Мәдәният тормышы. Көлдерде “Мунча ташы”
Мәдәният тормышы. Көлдерде “Мунча ташы”

Инфляция, коррупция, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, гаиләдәге, эштәге ыгы-зыгы һәм башкалар... Мәгънәле юмор, чеметеп ала торган җиңелчә сатира, кытыклый торган мәзәк һәм, әлбәттә, кызык миниатюралар ярдәмендә боларның барсын да күрсәтте “Мунча ташы”, таш кайнап кына торды..

 Бабай белән әбинең хәйләләп балаларын бәрәңге казырга дип авылга кайтаруы да, акылсыз ирне зирәк хатынның төп башына утыртуы да, искереп беткән маршрут автобусындагы музыкаль пародияләр дә, пантомималар һәм, әлбәттә, яңа җырлар, барысы да булды.

“Безнеңчә” тамашасы Бәләбәй тамашасының күңеленә хуш килде, сәхнәдә үз тормышыбызны күреп рәхәтләнеп көлдек, уйланырга җи рлек алдык,һәр чыгыш алкышлаулар белән озатылды. Авторлары һәм башкаручылары безгә бик таныш: Гамил Әсхәдулла, Рөстәм Рахманкол, Искәндәр Мотыйгулла, Илгиз Гыйлфанов, Айгөл Галиуллина, Раннур Әүхәдиев, Әнфис Кәлимуллин, Эльвира Гыйлметдинова, Рамил Әсхәдуллин, Ринат Гәрәй һәм артист, циркач, танылган биюче - Шамил Галеев.

Соры болытлы, яңгырлы көн көлкеле кич булып дәвам  итте. Юмор, “Мунча ташы” рәхмәт, көлдергәнегез өчен, сезнең белән яшәү күңелле..

Зәйфә Салихова.

Фото ачык чыганаклардан

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас