Бәләбәй районыннан Башкорт гимназия-интернаты педагогларының җыелма командасы катнашты: Т.Г. Мәүлиева, А.Ш. Борисова, З.Х. Исламова, Э.Т. Алдарова, Г.Ф. Габдрафикова, Р.Х. Солтанова, Г. Г. Ходайназарова, З. Н. Гыйлманова, Р. Р. Баймиева һәм С.Б Хәбибуллина.
Турнир берничә этаптан торды.
– Иҗади килү, ышаныч, ныкышмалылык, җиңүгә омтылыш, ихтыяр көче һәм матурлык – боларның барсы да безнең команданың җиңүгә ирешүенә ярдәм итте, – дип фикере белән уртаклашты команда кураторы, Бәләбәй районы мәгариф идарәлеге белгече Светлана Гәрәева. – Хәзер Башкорт гимназия- интернаты укытучыларын финал көтә. Ул Башкорт теле көнендә – 14 декабрьдә булачак. Уңышлар телибез!
Регина Фәизова.
Фотолар мәгариф идарәлегеннән.