Барлык яңалыклар
Новости
1 ноябрь 2023, 12:00

Якташыбыз Артур Галиев яу яланында командирын коткарган һәм каршы якның документларын кулга төшергән

Башкортстаннан махсус хәрби  операциядә катнашучы Артур Галиев минометтан утка тоткан вакытта яраланса да, командирын коткарган һәм каршы якның мөһим документларын кулга төшергән. Прапорщикның хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы хакында “Башкортстан – геройлар дәвере” рубрикасында сөйләделәр. Видеоязма “Башкорт батальоны” телеграм-каналына салынган

Якташыбыз Артур Галиев яу яланында командирын коткарган һәм каршы якның документларын кулга төшергән
Якташыбыз Артур Галиев яу яланында командирын коткарган һәм каршы якның документларын кулга төшергән

Билгеле булуынча, снаряд ярчыгы шлемны тишеп үтеп, битен җәрәхәтләгән. Артур Галиев яу яланында калган. Ул ике нацистны юк иткән. Яраланган командирын коткарган, мөһим документларны кулга төшергән һәм яралыларга медицина ярдәме күрсәткән. Ике атнадан соң икенче бер алышта Артур каты яраланган. Кулына жгут салып,медиклар янына шуышып барып җиткән.

Күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Артур Галиев Суворов медале, Батырлык медале, генерал Шаймуратов ордены белән бүләкләнгән.

 “Башинформ” буенча.

Фото: видеодан скриншот

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: