

Чуваш авылы хатын-кызлары кышка банкалар әзерләү чорын безнең сугышчыларны да күз уңында тотып файдаланырга хәл иткәннәр.
31 октябрьдә ирекмәннәр үз участокларында җыелган яшелчәләрдән консерваланган турамалар, борщ, ашлар әзерләмәләре тутырырга мәктәп ашханәсенә җыелганнар.
– “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” акциясе кысаларында төгәл йөз банка әзерләдек! – дип хәбәр итте Ольга Андреева, Слакбаш авылы музей комплексының кече фәнни хезмәткәре.
О. Андреева фотолары.