Новости
2 Ноября 2023, 11:00

Нигә алай эшләгән? Яшисе килмәгәнме?

Юл һәлакәтеннән соң йөк машинасы йөртүчесе үз-үзенә кул салган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Нигә алай эшләгән? Яшисе килмәгәнме?Нигә алай эшләгән? Яшисе килмәгәнме?
Нигә алай эшләгән? Яшисе килмәгәнме?

30 октябрьдә Абзак авылы һәм Белорет шәһәре арасындагы трассада "Volvo" йөк автофургоны белән "Iveco" йөк машинасы бәрелешгеп, авария булган иде.

«Башинформа»га ашыгыч хезмәтләрдәге  үз чыганагы хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтен тикшергәндә, авариядә катнашучыларның берсеннән сораштырган арада «Iveco» йөк машинасы  шоферының (1969 елгы) юл һәлакәтеннән соң югалганлыгы ачыкланган. Аны урман кырында эзли башлаганнар һәм агачта асылынып торган килеш тапканнар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-егет үз теләге белән гомерен өзгән.
Хәзерге вакытта хокук саклау органнары моның сәбәпләрен һәм хәл-шартларын ачыклый.

Фото: "Башинформ"

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас