Билгеле ки, малларны уңышлы кышлату ышанычлы мал азыгы базасына, атап әйткәндә, терлекләр рационында туклыклы матдәләр булуына бәйле.
Районда шушы максатта 9,5 мең тонна печән, 13 мең тонна сенаж, 6,2 мең тонна силос, 8,4 мең тонна салам әзерләнгән.
Мөгезле эре терлекләрне тоту өчен 40 бина, шул исәптән 12 сөтчелек фермасы, шулай ук атлар тоту өчен – алты, дуңгызлар өчен 18 ферма әзерләнгән.
Быел районда тугыз айда тере авырлыкта 18 мең тонна ит җитештерелгән, бу узган ел дәрәҗәсенә карата 166% тәшкил итә. 13 мең тоннадан артык сөт савылган. “Башкортстан ит компаниясе” һәм “Урал ит компаниясе” җәмгыятьләре, “Линда” агрофирмасы” җәмгыяте, К. Иванов исемендәге кооператив терлекчелек продукциясе җитештерүдә – лидерлар.
Римма Солтанова.
Елена Петрова фотоларында 2022 елда Елена Хөснетдинованың крестьян-фермер хуҗалыгында малларны кышлату.