Барлык яңалыклар
Новости
4 ноябрь 2023, 09:00

Ил көче – бердәмлектә!

Халыклар бердәмлеге көне – Русиянең иң яңа тарихының яшь һәм әһәмиятле бәйрәмнәренең берсе. Ул ел саен 4 ноябрьдә билгеләнә.

Ил көче – бердәмлектә!
Ил көче – бердәмлектә!

Тарихка тирәнрәк карасак, ул Русиянең күпмилләтле халкы өчен гаять истәлекле. 1612 елның 4 ноябрендә (иске календарь буенча 22 октябрьдә) җирлек җитәкчесе Кузьмин Минин һәм Дмитрий Пожарский кенәзе җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итә. Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз  –  төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре –  бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Бу тарихи вакыйга яңа Русиядә Халыклар бердәмлеге көне булдырырга нигез булып тора.

Әлеге бәйрәм милли татулыкны, гражданлык аңын һәм илсөярлекне ныгытуга юнәлтелгән. Бу көнне без ата-бабаларыбызга ихтирам күрсәтәбез, илебезне яратуыбызны белдерәбез, Русия халкының бердәмлек рухын һәм көчен көчәйтергә омтылабыз. Күмәк Көнбатыш кылыклары бүген дә җәмгыятебезгә яный,  безнең традицион кыйммәтләребез, халыклар дуслыгы һәм тыныч, тату яшәргә теләвебез аларның күңелләренә хуш килми. Әмма без бергә икән – без җиңелмәс! Бу хакта онытырга ярамый: без бергә икән –  ил какшамас!

Халыклар бердәмлеге традицияләре Русия чынбарлыгы һәм ил үсеше өчен уникаль һәм гаять мөһим.

Фото ачык чыганаклардан

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: