+3 °С
Болытлы
Башкортстанның саулык саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең телеграм-каналында хәбәр итүенчә, үсмернең ике ай буена ияге шешеп йөргән. Соңыннан гына әти-әнисе табипларга мөрәҗәгать иткән. Хирурглар баланың иягендәге ят җисемне операция юлы белән алган.
Хәзер укучының хәле яхшы, ул өендә. Малайга пуляның ничек эләгүе турында мәгълүмат юк.