Барлык яңалыклар
Новости
9 ноябрь 2023, 13:00

Уфадан махсус хәрби операция зонасына йөзенче гуманитар олау юлга чыкты

Башкортстан махсус хәрби операция яугирләренә йөзенче гуманитар олау озатты

Уфадан махсус хәрби операция зонасына йөзенче гуманитар олау юлга чыкты
Уфадан махсус хәрби операция зонасына йөзенче гуманитар олау юлга чыкты

Республикабыздан йөзенче гуманитар олау җибәрдек. Бүген ярдәм туплауда катнашкан Башкортстан халкына рәхмәт белдерәбез. Бу олауны егетләребез бик көтә. Шушы катлаулы эшне башкарган, ничәнче тапкыр юлга чыккан водительләребезгә янә рәхмәт әйтәм. Хәерле юл!” – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Республика җитәкчесе гуманитар йөк җыюда һәм аны алып барып тапшыруда актив катнашкан коткаручыларга, водительләргә, эшкуарларга, хезмәт коллективларына Башкортстан Башлыгының почет грамоталарын һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

Йөзенче гуманитар олауда – 28 автомобиль, шулай ук күчмә мунча, өч тагылмалы мунча бар. Аскын, Балакатай, Дәүләкән, Дуван, Калтасы, Салават, Федоровка районнары, Баймак шәһәре, Уфаның Киров һәм Ленин районнары халкы, Бәләбәй һәм Балакатай урман хуҗалыклары, Русия Әфганстан ветераннары союзының Бөре бүлекчәсе яугирләребез өчен кирәк-яраклар әзерләгән.

Фото:Валерий Шахов

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: