Барлык яңалыклар
Новости
10 ноябрь 2023, 12:00

Борынгы әйберләрне музейда көтәләр

Надеждинодагы музей комплексы экспонатлары коллекциясе яңа әйберләр белән тулыланды

Борынгы әйберләрне музейда көтәләр
Борынгы әйберләрне музейда көтәләр

Бәләбәй шәһәрендә яшәүче Фәүзия Шиһапова Аксаковлар гаиләсе музеена ике гобелен келәм бүләк итте. Элек мондый келәмнәр гаилә яме һәм муллыгы билгесе булган.

“Бу әйберләрне безнең Шиһаповлар гаиләсеннән музейга чын күңелдән тапшырабыз. Бәләбәйдә 1959 елдан яшибез, – диде Фәүзия Минһаҗ кызы.  – Бу келәмнәр 1950 нче еллардан  бирле,  әти-әниебез Минһаҗ Сиразетдин улы белән Зөһрә Шәяхмәт кызы Шиһаповларныкы иде.

Моннан чак кына элегрәк Аксаковта яшәүче Наталья Сергеевна Лисовец та музейга кулдан эшләнгән ике келәм һәм стационар телефон бүләк иткән.

– Аксаковлар гаиләсе музееның бөтен коллективы исеменнән мондый бүләкләре өчен аларны бирүчеләргә рәхмәт белдерәбез, ул әйберләр музей экспозицияләрендә лаеклы урын алыр. Без шулай ук  борынгы әөберләре булганнарны музейга китерергә чакырабыз, аларны киләчәк буыннар өчен сакларга кирәк. Музей экспонатлары сыйфатында без көнкүреш әйберләренә икенче гомер бүләк итәбез”, – дип уртаклашты фикерләре белән музей директоры Татьяна Зима.

Мила Любченко. Фото: Аксаковлар гаиләсе музееннан.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: