

Мәгълүм булуынча, 8 ноябрьдә Русия Федерациясе эчке эшләр хезмәткәрләренең хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алу көне билгеләнә.
Эчке эшләр органнарында хезмәт – ифрат җаваплы, кайчак хәвефле, әмма мөһим һәм кешеләргә бик кирәкле эш, ул батырлык һәм кыюлык, логик фикерли белүне таләп итә, чөнки бу эш бәһасы – кеше гомере. Хезмәткәр иң яхшы сыйфатларга ия булырга тиеш. Бу, беренче чиратта, – намус, тәртип-тәрбиялелек, кешеләргә ярдәмгә килергә әзер булу.
Әлеге истәлекле көнне татар гимназиясе укучылары Русия Федерациясе Эчке эшләр Министрлыгының БР Бәләбәй районы буенча бүлегендә булдылар.
Очрашуда полиция майоры С.Р. Габдрахманов һәм ЮХХДИның өлкән лейтенанты Д.Р.Шаяпова укучыларга полиция хезмәткәренең җиңел булмаган эше турында сөйләделәр. Балаларны автопарк белән таныштырдылар, кинолог хезмәте эшен күрсәтеләр. Балаларга чара бик ошады, алар күп сораулар бирделәр.
Очрашу дустана, җылы халәттә узды.
Зәйфә Салихова.
Фото: гимназия архивыннан.