Клуб фойесында районның танылган шәхесләренең тормышы һәм иҗаты турында күргәзмәләр оештырылган иде. Шулай ук кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Фестивальнең концерт өлешендә солистлар һәм үзешчән сәнгать коллективлары, “Хәзинә” тальянчылар халык ансамбле, “Бәллүр” халык вокаль-инструменталь ансамбле, “Сөмбел” халык ансамбле биючеләре, Дүртөйле татар драма һәм комедия театры актерлары, Дүртөйле район Мәдәният сарае артистлары чыгыш ясады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: авыл халкы бәйрәмне оештыруда зур бердәмлек күрсәткән – өстәлләр татар халык ризыкларыннан сыгылып тора иде. Яше-карты концерт программасында да бик теләп катнашты.
Фестиваль бик күркәм, зур оешканлык белән узды. Анда катнашучыларның барысы да мондый чараларның халкыбызның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу өчен бик мөһим булуын ассызыклады.
Шул ук вакытта... Дүртөйле районында дистәләгән милләт вәкилләре татулыкта, бер-берсенә хөрмәттә яши. Күптән түгел Дүртөйле шәһәрендә Урыс мәдәнияте көннәре дә шаулап-гөрләп узды. Анда район мәктәпләре, балалар бакчалары, төрле оешма һәм предприятие коллективлары “Урыс ихатасы” күргәзмәләрен урнаштырды, урыс халык ашларын әзерләде, ә үзешчән артистлар борынгы халык җырларын башкарды, йолаларын сәхнәләштерде.
Фото: Дүртөйле районы хакимиятеннән.
“Кызыл таң” сайты материалы буенча.