

Авторы – сәнгать гыйлеме кандидаты, доцент, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының сәнгать теориясе һәм тарихы кафедрасы мөдире Айсылу Сәгыйтова.
Китапта Олег Закир улының балачагы, укыган еллары, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында, А. Райкин исемендәге “Сатирикон” Русия дәүләт театрында, М. Горький исемендәге Оренбург дәүләт драма театрында эшләгән чоры, шулай ук хәзерге тормышы һәм иҗаты турында сүз бара. Монда Олег Хановның көндәлекләреннән өзекләр дә бар.
– Олег Закир улы – шәп актер гына түгел, сәләтле режисер, акыллы остаз да. Без китапта аның режиссерлык постановкаларын, театрларда эшләгәннәрен һ.б. күрсәтергә тырыштык. Ул һәркайда үзенең кешелек сыйфатларына тугы кала. Китапта шул сыйфатларны ачарга тырыштым, – ди Айсылу Сәгыйтова.