Уфаның “Нур” татар дәүләт театрында Тинчурин театры дүрт спектакль күрсәтә. 29 ноябрьдә “Яратам! Бетте-китте!” музыкаль комедиясе (авторы Ләйсән Әминева, режиссеры Зөфәр Харисов), “Хыялый” лирик комедиясе (авторы Салават Әбүзәров, режиссеры Илшат Мөхетдинов), “Кияү урлау” комедиясе (Салават Юзеев, Регина Саттарова). Гастрольләр Ркаил Зәйдулланың “Ашина” мистик драмасы белән тәмамлана.
Тинчуринчылар әйтүенчә, бүген тамашачыларга күңеллерәк спектакльләр кирәк. Тамашачылар театрга, тормыш мәшәкатьләреннән арынып, күңеленә ял алырга килә һәм комедия сорый. Әмма аларда да (“Яратам! Бетте-китте!”, “Кияү урлау”) милли традицияләрне саклау, гаиләдә татулык кебек мөһим темалар зур урын били.
– Бездә төрле спектакльләпр бар, – дип билгеләде театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов. – Ләкин тамашачылар комедияләрне һәм мелодрамаларны ныграк ярата.
Фото:Валерий Шахов