Барлык яңалыклар
Новости
15 ноябрь 2023, 16:00

Каз өмәләре – авыл тормышы яме

Каз өмәләре – авыл тормышы яме, бизәге, халкыбызның борынгыдан килгән матур йоласы. Ә каз итенең, каз мае белән майланган тәбикмәкнең тәмлелеге!..  

Каз өмәләре – авыл тормышы яме
Каз өмәләре – авыл тормышы яме

Танылган җырчы Марат Шәйбәков каз өмәсендә катнашкан. Бу хакта җырчы үзе социаль челтәрләрдә хәбәр иткән иде:

 — Башкортстанның Балтач районы Түбән Карыш авылында яшәүче әбидә каз өмәсе оештырдык. 20 гә якын каз һәм үрдәк иде. Күршеләр керде, әби һәм бабай яклап туганнар килде — бергә күңелле һәм тиз эшләнде.

Ә бездә, Бәләбәй төбәгендә, нинди авылларда һәм ничек  Каз өмәләре узды икән, языгыз, дуслар! Миннән сезгә шигъри бүләк

КАЗ ӨМӘСЕ

 

Һәр өй саен каз өмәсе –

Авылларга җан керде!

Яшенә дә, картына да,

Гармунга да җан өрде.

 

Күңелле дә, сагышлы да

Шушы каз өмәләре.

Йөрәкләрне чемтеп ала

Каз кычкырган мәлләре.

 

Гармунчы тора да уйный 

«Каз канаты»н өзелеп.

Чибәр кызлар каз йолкалар,

Уйларына бирелеп.

 

Су буйлары,су юллары

Ак кына, каурый гына.

Егет кызы колагына

Сөюен сайрый гына.

 

Су буйлары, су юллары

Каз каурыена тулган.

Күз яшьләрен сөртеп ала,

Дәү әнигә ни булган?

 

Казларының бәбкә чагын

Исенә төшергәнме?

Яшь кыз чагы кергән бүген –

Айнымый төшеннәнме?

 

Килен кеше коймак майлый,

Кулында  май канаты.

Өмәчеләр бәлешен дә,

Коймагын да яратты.

 

Тиздән ул Әни булачак,

Елмаеп кына йөри.

Бәхетеннән  май шикелле

Күңле нечкәрә, эри.

 

Өмәчеләр  кайтып җитәр

Каз чайкап су буеннан,

Булдырдылар, җитешсеннәр

Каз итеннән, сыеннан.

 

Бүген почет җыр, биюгә,

Әлбәттә, шаян сүзгә.

Изге догалар укыла,

Рәхмәт әйтелә Көзгә.

 

Күңел тыныч. Казлар әзер

Тиздән башланыр туйлар!..

Мендәр тутырасы булыр –

Тормыштай матур уйлар.

 

Иминлек ул каз өмәсе,

Бәхет, шатлык өмәсе.

Изге матур бу йоланың

Мәңге дә юк бетәсе!

 

Әйдә,без дә кайтып килик,

Авылда каз өмәсе!

Җанын ачып салган авыл,

Бик тә килә күрәсе.

 

Зәйфә Салихова.

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: